Библиотека knigago >> Культура и искусство >> Культурология и этнография >> Традиционная культура народов Поволжья

Сборник - Традиционная культура народов Поволжья

Традиционная культура народов Поволжья
Книга - Традиционная культура народов Поволжья.   Сборник  - прочитать полностью в библиотеке КнигаГо
Название:
Традиционная культура народов Поволжья
Сборник

Жанр:

Культурология и этнография

Изадано в серии:

неизвестно

Издательство:

неизвестно

Год издания:

ISBN:

неизвестно

Отзывы:

Комментировать

Рейтинг:

Поделись книгой с друзьями!

Помощь сайту: донат на оплату сервера

Краткое содержание книги "Традиционная культура народов Поволжья"

В сборнике представлены материалы Всероссийской научно-практической конференции, проходившей в Казани 11–13 февраля 2014 года. Книга будет интересна для культурологов, фольклористов, языковедов-диалектологов, этнографов и всех тех, кто интересуется традиционной культурой народов Поволжья. Ответственность за аутентичность и точность цитат, имен, названий и иных сведений, а также за соблюдение законов об интеллектуальной собственности несут авторы публикуемых материалов. Материалы представлены в авторской редакции.

Читаем онлайн "Традиционная культура народов Поволжья". [Страница - 4]

һуннар мохитенә төрле юллар белән үтеп
кергән: качып чыккан яки әсирлеккә төшкән эмигрантлар аша да,
һуннарга хезмәткә күчкән яисә Кытайда тәрбия алып кайткан
дәүләт эшлеклеләре (Лю Юань, Ли Лин, Юе, Вэй Люй) булышлылыгы белән дә, шулай ук кытайлар белән төзелгән «солых һәм туганлык договоры-шартнамәсе буенча шаньюйлар ставкасына яраннары белән килгән кәникә-принцессалар аркылы да. Янә килеп,
көньяк һун шаньюйлары-идарәчеләре (Хуханье, Суэсце, Гюйя, Учжулу) безнең эра башланыр алдыннан үзләренең улларын да кытай
императоры сараена тотык-заложник сыйфатында җибәргәннәр,
димәк, соңгылар шунда тәрбияләнгәннәр яисә император
гвардиясендә хезмәт иткәннәр [4, с. 71, 121, 150, 151, 159]. Мондый
фактлар бар да һун идарәчеләре һәм дәүләт эшлеклеләре арасында
ораторлык сәнгате һәм, гомумән, оста-матур сөйләм традицияләренең таралуына һәм көчәюенә китергән. Шул ук вакытта болар һуннар ягында сөйләнгән нотык-телмәрләрнең һәм образлыриторик текстларның кытай язмаларында теркәлеп калуына да
сәбәп булган.
IV гасырда, «биш кабиләнең уналты дәүләте» чорында, Төньяк
Кытай территориясендә бер-бер артлы төрле һун дәүләтләре барлыкка килә. Шундыйлардан Беренче Чжао («Раннее Чжао» – 304–
325 еллар) дәүләтенә Модэ (/Баһадур) варисларының берсе булган
9

Лю Юань-хай нигез сала. (Һун идарәчеләренең, билгеле, пратөрки
исемнәре дә булган. Кызганычка, алар кытай язмаларында
теркәлмәгән.) Ул, үзенең дәрәҗәсен белдереп, мондый купшыриторик сүзләр әйтә: «У меня более 100 тысяч воинов, каждый из
которых противостоит десяти цзяньцам (китайцам)... Я могу
создатъ государство, подобное созданному ханьским императороз
Гао-цзу, в худшем случае – не уступлю создателю династии Вэй
(табгачское государство. – М.Б.) [5, с. 38]. Юань-хайдан соң
тәхеткә утырган улы Лю Цун да абруйлы-дәрәҗәле кеше була,
акыл иясе һәм шигърият җанлы шәхес булуы белән аерылып тора
һәм үзеннән соң йөздән артык лирик шигырь калдыра [5, с. 38].
Төркиләрнең Ашинә ыруы чыккан һәм «төньяк илләрнең бриллианты» дигән кушамат алган Төньяк Лянь (башкача аталышы Хэси,
397–439 еллар) исемле һун дәүләтен исә Цзю-цюй Мэнсунь төзи.
Әлеге дәрәҗәле һун да яхшы тәрбия алган була, кытай телендә күп
тарихи китаплар укый, астрономияне яхшы белә, җор телле булуы
белән аерылып тора. Замандашлары аның үткен акылын «кеше
өчен табигый түгел» дип саныйлар. Әлеге дәүләтнең башкаласы
Лянчжоу да культурасының чәчәк атуы ягыннан Көньяк Кытайның
башкаласы Цзяньканнан (вар. Нанкин) түбән булмый [6, с. 146–
148]. Сүз барган дәүләткә «төньяк илләрнең бриллианты» дигән
исемне дә буддачы галимнәр нәкъ менә фән-культура үсешен яклаганы өчен бирәләр. Тирә-яктагы җирләрне буйсындыру исәбенә үз
дәүләтенең территориясен киңәйткәч, Мэнсунь аның исемен Хэси
дип алмаштыра һәм Хэси-ван титулы белән идарә итә башлаганда,
халыкка образлы-матур сөйләмгә, риторик стиль традициясенә корылган мондый язма текст игълан иттерә: «Постоянно печалясъ о
страданиях невинного народа, я не имел времени спокойно присесть, мое тело утомилосъ от лат и шлема, а сам я устал от
ветров и походной пыли, и, хотя сокрушал врага... Наступает время, когда мы сможем выпуститъ лошадей пастись на склонах гор
Цзинь шань («Золотые горы») [7, с. 121–122].
Төньяк Лянь (Хэси) дәүләте белән бер үк чорда диярлек Хуанхэ елгасының көнбатыш ягында Ся (407–431) дигән тагын бер һун
дәүләте барлыкка килә. Аны төзүче Хэлянь Бобо «Беренче Чжао»
исемле һун дәүләтенә нигез салган Лю Юаньхай (=Модэ варисы)
нәселеннән була. Тәхеткә утыру белән үк ул Төньяк Лянь дәүләте
башлыгы Мэнсуньга (вар. Мун сунь), ант итешеп үзара килешү
төзергә тәкъдим итеп, ярдәмчесе У Логуны җибәрә һәм әлеге
ярдәмчесе аша ул үзенең нотык-телмәрен ирештерә: «...владения
10

Чжао и Вэй превратились в развалины, наполненные змеями, области Цинъчжоу и Лунчжоу покрылись норами шакалов и волков,
две священные столицы заросли буйной травой. Когда бестолковый народ не знал, на кого опереться, Небо, раскаявшись в ниспосылаемых бедствиях, вручило судъбу двум нашим домам, поместило их рядом друг с другом, установило между нами отношения,
основанные на справедливости и близости. Поэтому мы должны
укреплять мир и дружбу, чтобы у каждого из нас постоянно было
государство и владения. Прославить волю небесных и земных духов
можно, только заключив клятвенный договор о союзе; установить
неизменную дружбу можно лишь --">

Оставить комментарий:


Ваш e-mail является приватным и не будет опубликован в комментарии.